Форум
Приветствую Вас, Гость · RSS Вторник, 06.01.2009, 03:20

[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
Страница 1 из 11
Форум » Буинск » Tatarcha forum » гайлә ядкаре
гайлә ядкаре
buinskДата: Пятница, 10.10.2008, 08:51 | Сообщение # 1
Admin
Группа: Администраторы
Сообщений: 24
Репутация: 0 [0%]
Статус: Offline
Һәрбер гаиләдә кадерләп саклый торган нәрсәдер була. Кемдер туган-тумачаларының фотоларын өй түренә элеп куя, һәр килгән кешегә шулар хакында сөйләргә ярата. Кемдер, әтием үстергән бакча, корган нигез дип, туган җиреннән күчеп китә алмый. Берәүгә ата-бабасыннан калган балта-пычкы, икенчесенә — савыт-саба, өченчесенә ишек өстендәге шамаил кадерле. Кемдер өчен үз йорты, гомумән, истәлекләрдән генә тора.
Минем ерак әбием балалары, оныклары белән үзе арасындагы җепләр ныклыгы өчен һәрвакыт борчылып яшәде. Кайвакыт, өелеп кунакка кайтып төшсәк, ул һәрберебезне янына җыя да берәр яулык өләшеп чыга:
— Мин үлгәч, истәлегем итеп ясбарсыз...
Икенче бер килгәндә, тагын бер яулык тоттыра:
— Үлгәч, төсем булыр...
Әйтерсең без һәр елны тагын бер яулык башлаячакбыз. Ул яулык-ядкарьләрне бирә башлаганда, әби әнием яшенә дә җитмәгән булган югыйсә.
Шулай бер чакны, мин аларга кунакка баргач, әллә нинди серле бер тавыш белән:
— Яшь чакларымны күз алдына китерерсең, бик кадерле нәрсәләрне сиңа калдырыйм әле, улым,— диде ул һәм чоланнан кечкенәрәк кенә чемодан күтәреп керде.
Ә анда!.. Чигүле күкрәкчәләр, түшлекләр, чуклы сөлгеләр... Әбием туларның һәрберсеннән, тарихларын сөйли-сөйли, өлеш чыгарды. Шунда гына әнием яшьлегендә япкан ак шәл дә сакланган.
Миңа биргән чакта әбиемнең күзләрендә яшь үк елтырап киткән шикелле тоелды:
— Каракалпактан алып кайткан иде бәбекәем...
Ул кадерле бүләкләрне мин, әлбәттә, кимим, сандык төбендә саклыйм, туздырасым, әрәм-шәрәм итәсем килми. Чуклы сөлгегә дә битемне сөртмим. Әбиемнең кулларының җылысы әллә ничә буыннарга барып җитүен телим. Анда әбием күзләреннән тамган сөю яше дә, әнием бармаклары ясаган сак хәрәкәтләрнең кыштырдавы да сакланадыр шикелле. Менә-менә ул куллар ак шәлне муеныма үзе ябар, менә ул кайнар яшь тамчысы битләремнән тәгәрәр кебек...
 
Форум » Буинск » Tatarcha forum » гайлә ядкаре
Страница 1 из 11
Поиск: